"Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковскийга ачык хат белән мөрәҗәгать итә.
Хөрмәтле Александр Витальевич! Мөрәҗәгатемне сезгә рәхмәт сүзләреннән башлыйм. Сезнең инициатива белән дөньяга аваз салган “Мирас” фестивале – республика һәм татар милләте өчен бик кирәкле проект. Программаның елдан-ел баерак һәм кызыклырак була баруы татар милли классик музыкасының якты киләчәгенә өмет уята, оптимизм тудыра. Форумның быелгы программасы һәм аның беренче концерты – шуның дәлиле. Сез татар тамашачысы хәтерендә Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин исемнәрен яңарттыгыз. “Кисекбаш”, “Су анасы”, “Сихерләнгән малай”, “Йосыф һәм Зөләйха” балетларын искә төшердегез. Архивларда нинди байлыгыбыз ятканлыгын күрсәттегез. Рәхмәт Сезгә!
Фестивальнең арт-директоры, хөрмәтле профессор Вадим Дулат-Алеев сүзләре белән әйткәндә, “Сладковский татар музыкасының ноталарга яшерелгән гүзәллеген ача алды”. Сез татар музыкасы концертын шушы югарылыкта тәкъдим итә алгансыз икән, димәк, республика сезне үзенең иң зур оркестрын җитәкләргә чакырып ялгышмаган. Алга таба сездән тагын да кыюырак адымнар көтүе дә табигый.
Миңа калса, бу фестиваль Татарстан Республикасының иң зур бүләгенә – Тукай премиясенә лаеклы фестиваль. Әйе, ул әле өченче тапкыр гына уза. Булса соң! Өченче тапкырында ук шушындый югарылыкны алган икән – нигә аңа лаеклы бәясен бирмәскә?! Әлеге фестиваль өчен ярты гасыр буе архивларда тузан җыеп яткан, онытылган ноталарны эзләп тапкан һәм концерт өчен әзерләгән профессор, музыка белгече Вадим Дулат-Алеевның хезмәте алдында баш иярлек. Ә сезнең “татар музыкасының ноталарына яшерелгән гүзәллекне” ачып бирүегез дә милләт алдында бәяләп бетергесез хезмәт.
Инде төп сүзгә якынайыйк. Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең күренекле татар дирижеры Фуат Мансуровка багышланган беренче концерты алдыннан ни өчен татар академик музыкасын Европага һәм Россия шәһәрләренә алып чыкмавыгызны аңлаттыгыз. Әйе, барысын да базар мөнәсәбәтләре һәм әлеге дә баягы продюсерлар харап итә. Без бу сүзләрне Муса Җәлил исемен йөрткән ТАТАР дәүләт академия опера һәм балет театры җитәкчелеге, аерым алганда, аның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм аның билетлар сату буенча урынбасары Юрий Ларионов авызыннан да ишетеп торабыз. Гастрольләргә чыгу мөмкинлеге һәм коллективны таныту бәрабәренә иҗади коллективлар продюсерлар “кубызына биергә мәҗбүр”. Аңлашыла.
Европа тамашачысына татар музыкасын тәкъдим итү юлын күрсәтергә рөхсәт итегез. Концертны тәмамлап оркестрның “бис” уйнавы билгеле. Монда тамашачыны эмоцияләренең иң югары ноктасына күтәрә торган музыка сайлана һәм дирижер белән музыкантлар алкышлар дәрьясында йөзә. Александр Витальевич, ә гастрольләрнең берсендә “бис”ка татар әсәре уйналса, ә?! Әйтик, ике бис сайлыйсыз: берсен концерт концепциясенә туры китереп – үзегез теләгәнне, икенчесен - милли әсәрдән. “Бис” бит ул тамашачыга бонус, килешүдә язылган программаны уйнагач, нигә әле тамашачыга аз гына милли ноталар тыңлатып карамаска?! Моңа продюсер сүз әйтерме? Бер тыңлатыйк, ике... ә бәлки, сез әйткән “тамчы” шулай тама башлар?!
Икенче бер тәкъдимем дә бар. Монысының идеясе фестиваль кысаларында күренекле дирижер Фуат Мансуровка багышланган концертта Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, танылган композитор Резеда Әхиярованың чыгышыннан соң туды.
Резеда Әхиярова үз чыгышында Фуат Мансуровның Казанда бик кыю, тәвәккәл музыкаль проект эшләгәнен искә төшерде: “Ул Казанда эшләгәндә Татарстан композиторлары белән дуслашып китте һәм “Фуат Мансуров белән премьералар” исемле концертлар әзерли башлады. Бу концертларда яңа гына язылган әсәрләр яңгырады. Тамашачыга таныш түгел әсәрне тәкъдим итү өчен тәвәккәллек сорала. Әмма Фуат Шакирович моны эшләде: Татарстанда милли симфоник музыканы үстерү буенча зур күләмле эш башкарды”, - диде ул.
Александр Витальевич, сез Татарстанда Фуат Мансуров кебек олы шәхеснең дәвамчысы, ул чирек гасыр җитәкләгән оркестрны сез яңарттыгыз, дәрәҗәсен тагын да үстердегез. Ә бәлки, ул алынган проектны да дәвам итәргәдер, ә? Нигә әле республикада татар һәм Татарстан композиторлары әсәрләрен тамашачыга тәкъдим иткән “Сладковский премьералары” булмаска тиеш?! Безнең яшь һәм талантлы композиторларыбыз – Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Радик Сәлимовларның өр-яңа әсәрләре дөньяга сезнең фатыйха белән аваз салса, ә?..
Фуат Мансуров темасын дәвам итеп, өченче тәкъдимем дә бар. Мөгаен, бу шәхеснең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның исемендәге фестиваль яки премия булдырырга да вакыт җиткәндер. Татарстанда биш-алты халыкара музыкаль фестивальгә нигез салган һәм уңышлы гына үстерә башлаган оркестр Фуат Мансуров исемендәге фестиваль оештыра алыр иде, йә булмаса, академик музыка өлкәсендә аның исемендәге республика премиясе барлыкка килсә... Шушы оркестрны җитәкләгән бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү эшен оркестрның башлап җибәрүе табигый дип саныйм.
Татар милли сәнгатен саклау һәм үстерү – Татарстанда эшләп килүче һәрбер коллективның бурычы, миссиясе. Без сезгә ышанабыз, Александр Витальевич!